Күренекле язучы Факил Сафин хезмәт юлын укытучы булып башлаган. Аннан cоң мәктәп директоры вазыйфасына күчә. Гомумән,халык арасында Факил Әмәк исеме белән танылган әдипнең һөнәрләре бик күп. Шигырь,поэмалар да , көй дә яза, мөхәррир дә. Быел аның “Саташып аткан таң” трилогиясе һәм “Гөлҗиһан әсәре” Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Язучы белән без дә аралашып кайттык .
Журналистлык эшен Факил Сафин «Таң йолдызы» газетасында башлый,соңрак КАМАЗ заводы радиосының татарча редакциясендә дәвам итә. Аннан Мәйдан журналын оештырып җибәрә. Шушылай тәҗрибә туплау, авыл табигатенең гүзәллеген күреп үскән нечкә күңелле егеткә язучылык сәләтенә юл ача.
Матур әдәбиятка Факил Әмәк “Соңгы көз” повесте белән килеп керә. Тәнкыйтьчеләр әсәрне югары бәяли.
Факил Сафинның бер — бер артлы “Гөлҗиһан” повесте, “Биек тауның башларында” романы басылып чыга.
Повесть, романнардан тыш Факил Сафин балалар өчен дә бик күп китаплар бастырып чыгара. Бу аның озак еллар “Көмеш кыңгырау” газетасын җитәкләвенә дә бәйле.
Чыннан да киңкырлы иҗат иясе,Факил Сафин — Әмәк кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана ала.