Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә. Бу көнне мәктәп укучыларының география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология кебек фәннәрдән белемнәрен тикшерәчәкләр.
Шулай ук Төп дәүләт имтиханы да күчерелмәячәк. Министрлык Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә расписаниенең яңа проектын әзерләгән. Элегрәк, Россия мәгариф министры Кравцов, дистанцион укуны озайтырга туры килсә, Бердәм дәүләт имтиханнары кабат күчерелергә мөмкин дип белдергән иде. Әлегә мондый карар юк.