Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Узган атнада сез Даша Харламовага булыштыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт. Бүген дүрт айлык Каролина Варламованың авыру тарихы. Кызның тумыштан аяклары чалыш, дәваларга кирәк.
Дүрт айлык Каролина физик күнегүләрне аеруча яратып башкара. Тик аякларын гына турайта алмый. Ике аягының да чалыш булуы диагнозын тумыштан ук куйганнар.
Каролинаның әнисе Вера Подушкина: » Изге күңелле кешеләр, сезнең ярдәм итүегезне сорыйм. Кызыбыз аякка басарга, йөгереп йөрергә тели. Аны тизрәк савыктыру өчен ярдәм сорыйм.»
Табиблар Понсетти ысулы белән дәваларга тәкъдим итә. Һәр атна саен Каролинаның аякларын гипслап торачаклар. Табибларның әйтүенчә, шундый ысул белән дәвалаганда 90 процентка уңышка ирешергә мөмкин. Кабат операция ясарга кирәк булмаячак.
Табиб-ортопед Владислав Лобашов;»атнага бер тапкыр гипс ярдәмендә чалыш аякларны турайтачакбыз. Аннан кабат операция ясалачак. Шуннан соң биш яшькә кадәр махсус аяк киемнәрен киеп йөриячәк.»
Хәзер сабыйга дәваланырга кирәк. Ул 160 мең сумга төшәчәк. Гаиләдә шулкадәр акча юк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.