Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Оператив штабның кайнар элемтәсенә республикада яшәүчеләрдән күпсанлы шалтыратулар килә. Аларны махсус санитар-эпидемиологик режим чорында урамнарда кешеләрнең күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар тиешле чаралар күрүне сорый. Шуңа бәйле рәвештә, республика Президенты тиешле хезмәтләр тарафыннан шәһәрләрдә патрульлек итүне көчәйтергә кушты», — дип искәртте Лилия Галимова.