Имбирь һәм лимон бәяләре төшәчәк. Әлеге продуктларны яңадан супермаркетларга таратачаклар. Бу хакта монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Розенталь белдерде. Искәртеп узабыз, соңгы ике атнада Татарстанда яшәүчеләрдән монополиягә каршы федераль хезмәткә, аерым алганда, имбирь һәм лимонга бәяләр артуга берничә дистә шикаять алынган иде. Андрей Розенталь сүзләренчә, бу продуктлар яшәү өчен мөһим азык-төлек исемлегенә керми. Аларның бәяләре дә артты, чөнки төп тәэмин итүче Кытай белән чикләр ябылды.
Шулай ук Татарстанда медицина битлекләренең булу-булмавы һәм бәяләре мониторингы алып барыла. Аларга ихтыяҗ кимеми. Шуңа күрә хәзер аларны чит илләрдән китерә башладылар. Россиядә апрель уртасыннан битлекләр бары даруханәләрдә генә бердәм бәядән сатылачак дигән, карар кабул ителгән.