10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Максат — коры үләннәр, чүп-чар яндыруны булдырмау һәм табигый янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү. Әлеге карар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. Режимның үтәлешен янгын сүндерүчеләрнең, полиция хезмәткәрләренең, җирле үзидарә вәкилләренең һәм ирекле янгын сагы төркемнәренең уртак рейдлары контрольдә тотачак. Кагыйдә бозучыларга — дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга — утыз мең, юридик затларга дүрт йөз мең сумга кадәр штраф яный.