Үз товарын ашыгып җыйган сатучы безнең камераны күргәч, качарга ашыкты.
Бу сорау Коронавирус таралуга каршы үз изоляция вакытында, Татарстанда яшәүче биш йөз меңнән артык кеше пропусклар алу өчен СМС сервистан файдаланган. Махсус карантинт режимы дәвам итә, ә урамнарда, җәмәгать урыннарында, базарларда кешеләр артты. Ни өчен? Проблеманы хәбәрчебез дә өйрәнде.
Мәскәү базарында иртәдән үк кеше күп. Җитәкчелек аңлатканча, беренче чиратта кирәкле азык-төлек белән сәүдә итәргә була. Һәр сатучыга битлекләр һәм антисептиклар таратылган.
Кыяр, помидор, бәрәңге, суган белән янәшәдә — хуҗалык товарлары да сатыла.
Мәскәү базары генераль директоры урынбасары Евгений Хрименко:»бүгенге көндә илдә авыр хәл, штраф та салып булмый. Без закон бозучыларга шелтә белдерәбез, кисәтү ясыйбыз.
Базарда-сатып алучыларның күбесе пенсионерлар. Нәкъ менә аларга үз изоляция кирәк. Әмма барысы да моның сәламәтлек өчен әһәмиятен аңлап җиткермиләр.
Шәһәр урамнарында халык саны артты — ул аңлашыла да – республикадагы төп предприятиеләрнең кайберләре эшли башлады. Үзәктә автомобильләр дә, кешеләр дә аз, ә менә читтәрәк урамнарда кешеләр күбрәк күренгәли. Урамнарны патруль бригадалары тикшерә.
Смс ярдәменнән биш йөз меңнән артык кеше файдаланган инде. Сайттан да рөхсәт алырга була. Бу кыен түгел. Хәзер төп бурыч-коронавируска таралырга мөмкинлек бирмәү. Дисциплинадан башка бу мөмкин түгел. Һәркем үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Фәнис Мөхәммәтов, Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев.