Татарстанда узган тәүлек эчендә короновирус йоктыруның бер очрагы да теркәлмәгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булып, табиблар белән аралашты.
Очрашу алдыннан президент барлык санитар процедураларны узды, махсус саклагыч киемнәр киде. Татарстанда булдырылган яңа система турында сөйләштеләр. Бу йогышлы авыруларны тиз диагностикалауның илдәге беренче мобиль комплексы. Ул 15 минут эчендә 10 патогенны ачыклый, төгәл нәтиҗәләр бирә. Стационар Аппарат хәзер Росздравнадзорда теркәлү уза.
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең травма үзәгендә дә булды — аны вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалау госпитале итеп җиһазландырдылар. Президент авыруларны кабул итү – диагностика, тернәкләнү бүлекләрен, тәэминәт зонасын карады. Учреждение 200 ятакка исәпләнгән — шуларның 20се тернәкләнү бүлмәләре. 70 ятак ясалма кислород бирүгә, 20 се үпкәне ясалма җилләтүгә исәпләнгән. 90га якын ИВЛ аппаратын кулланырга мөмкин. Президентка эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр, төрле саклагыч костюмнарны күрсәттеләр.