Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2013 нче ел Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру билгесе белән үтте. Безнең яшь спортчылар өчен ул чын мәгънәсендә алтынга әйләнде. Республикабыз башкаласы да танымаслык булып үзгәрде.Ул мизгелләрне кабат хәтердә яңартыйк.
Яшьләр шәһәре Иннополис төзелгән вакытта, планета яшьләре өчен Казанга юл ачылды. 2009 нчы елда аны рәсми рәвештә Россиянең өченче һәм шулай ук спорт башкаласы итеп таныдылар. Шәһәр 2013 нче елда Бөтендөнья Универсиадасына әзерләнеп, аны уздыргач, әлеге исем ныгыды. Атлетлар өчен махсус универсиада авылын, күп кенә спорт комплексларын төзеделәр, Казан аренаны ачтылар. Шәһәр үзәге үзгәртеп корылды, транспортның яңа схемасы булдырылды, микроавтобуслардан баш тарттылар, яңа кызыл автобуслар сатып алдылар. Юлларны төзекләндерделәр, уннарча юл боҗрасы ясадылар, вокзалларны, аэропортны яңарттылар. Бөтендөнья студентлар уеннарына бер мең катнашучы һәм кунак килде.
СНХ Ура
КАзан универсиадасы Россия өчен алтынга әйләнде. Безнең ил җыелма командасы беренче урынны яулады.