Хәзерге икътисади вәзгыятьтә үзмәшгульләргә ярдәм итү мөһим бурычларның берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов банклар вәкилләре, профильле министрлар һәм үзмәшгульләр белән онлайн очрашу уздырды. Әлеге категория гражданнар, карантин чорында Хөкүмәт керткән ташламалардан файдалану мөмкинлеге булсын өчен, үзләрен кече һәм урта бизнеска тиңләштерүне сорады. Моннан тыш, үзмәшгульләр хәзерге вакытта тегә башлаган битлекләрне сатуда да ярдәм итүләрен үтенделәр. Президент республика штабының матурлык салоннары хуҗаларының үзләренә эшләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итү турындагы үтенечен анализлавын билгеләп үтте. Рөхсәт бирү вариантлары турында, соңрак хәбәр ителәчәк.