Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер предприятиеләрендә булды. Казан вертолет заводы 6 апрельдә эшли башлады. Президент предприятиедә санитар — эпидемиологик контроль чаралары белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, коллективның иминлеге хезмәт эшчәнлеген нәтиҗәле оештыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Республика Президенты «Тат-хим-фарм-препаратлары» предприятиесендә югары ихтыяҗ булган медикаментлар җитештерүне контрольгә алды. Анда яшәү өчен кирәкле дарулар эшләп чыгарыла, халык арасында аларга ихтыяҗ зур. Президент җитештерү линияләрен карап чыкты һәм эчке базар мәсьәләрен өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде.
Икмәк-күмәч җитештерүнең торышы нинди? Рөстәм Миңнеханов башкалабызның «Күмәч-кондитер комбинаты»нда шуларны тикшерде. Хәзер предприятие, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, көчәйтелгән режимда эшли. Эшкә керешү алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын тикшерәләр, дезинфекция үткәрелә. Комбинат директоры, авыр эшләрендә ярдәм йөзеннән, шифаханәләрдә эшләүче табибларга тәм-томнар җибәрергә тәкъдим итте.