Татарстанда иң эре фармацевтика предприятиесе махсус санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге белән медикаментлар җитештерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен «Татхимфармпрепарат» җәмгыятендә булды. Рөстәм Миңнеханов медикаментлар чыгару линияләрен карап чыкты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.