Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2012 нче елда Иннополис шәһәре төзелешенә нигез салынды. Ә өч елдан соң илнең иң яшь каласы беренче яшәүчеләрне һәм Ай-ти белгечләрен кабул итте.Әлеге мизгеләрне бергәләп искә төшерик.
Борынгы шәһри Болгар һәм Зөя-утрау шәһәре яңарышта. Бер үк вакытта яңа кала салына. 2012 нче елда Иннополисны төзү мәйданчыгында киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган капсула куеп калдырылды. 3 елдан соң шәһәр беренче яшәүчеләрне кабул итте. Ул Россиядәге иң яшь һәм Ай-ти белгечләрнең беренче шәһәре булды.
Республикада мәгълүмәти технологияләр киң кулланышка керде. Ул илдә беренчеләрдән булып электронлы документларны әйләнешкә кертте, ә Дәүләт хезмәтләре порталы Россия өчен үрнәккә әйләнде.