Бүгеннән, 6 апрельдән «КАМАЗ» заводлары кабат эшли башлый. Автогигантны эшләтеп җибәрү турындагы карар ил һәм республика җитәкчелеге белән озак вакытлы консультацияләрдән соң кабул ителгән. Коронавирус таралу һәм үз-үзеңне изоляцияләү буенча күрелгән чаралар шартларында, «КАМАЗ» техникасы азык-төлек продуктларын һәм көндәлек кирәкле товарларны, шулай ук медицина җиһазларын ташуны һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эшен тәэмин итү өчен ил үсешенең бик мөһим факторына әверелә.
Моннан тыш, «КАМАЗ» Чаллының шәһәр төзүче предприятиесе булып тора, аның эшләмәве шәһәрдәге социаль-икътисади хәленә һәм бюджетларны тулыландыруга тискәре йогынты ясый. Болар барысы да «КАМАЗ» эшен яңартуны таләп итә. Мөмкин булганда, хезмәткәрләр дистанцион эшләячәк.