Татарстанда цифрлы пропусклар алуга теркәлүне гадиләштерделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хәзер системада теркәлү өчен 2590 номерына паспорт номерын гына язып, бушлай SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр җибәрү үрнәге: Регистрация#9219632506», – диелгән хәбәрдә.
Җавап SMS хәбәрдә кешенең шәхси мәгълүматларыннан бары тик документ номеры гына күрсәтеләчәк. Хәер, җавап хәбәрендә тору урынын үзгәртү өчен үз-үзеңне изоляцияләүнең яңа урын адресын күрсәтеп язарга кирәк.