Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга кул куйды. Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
«Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында, Россия Федерациясе Конституциясенең 80 маддәсе нигезендә, 2020 елның 4 апреленнән 30 апреленә кадәр, эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр итеп билгеләргә карар бирәм», — дип китерелә Путин указында.
Указ хакимият органнарына, медицина оешмаларына, өзлексез җитештерү булган предприятиеләргә, шулай ук халыкны беренче чираттагы кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итә торган сәүдә нокталарына кагылмый.