1 миллион ярым ел элек бу төбәктә яшәгән хайваннар: мамонтның бәрмә-тешләре, балтыр сөякләре, йонлач мөгезборынның баш сөяге, бизон музейның иң серле экспонатларыннан санала. Биредә 2017елда күләмле уникаль проект белән палеонтология экспозициясе өчен аерым янкорма да төзелде. Экспозициягә куелган гигант мамонт, пермь чорына караган сөйрәлүче җир-су хайваннары макетлары эшләнә. Мамонтның биеклеге генә дә 3 метрга якын, авырлыгы 10 тонна чамасы. Музейдан безнең репортаж.
Рәмис Ногманов Туган якны өйрәнү музее директоры: «Пермь чорындагы, 250млн ел элек яшәгән һәм шушында булган хайваннарның натураль зурлыктагы карачкылары. Алар Улемейка, Иназор һ.б. сөйрәлүчеләр саклана.»
Әлеге уникаль залда үлән белән тукланучы Үләмәзавр да урын алган. Болар хакында музей директоры Рәмис Ногманов мавыктыргыч итеп сөйли. Ишеево авылыннан ерак түгел Үләмә елгасы тирәсендә табылган палеонтологик табылдыкларга нигезләнеп, бу якта яшәгән борынгы хайваннар (мамонт, бизон, мөгезборын һәм сөйрәлүче җир-су хайваннары) дөньясы күрсәтелгән.
«Монда инде безнең 20 гә якын хайваннарның төркеме.Балалар өчен бик кызыклы. Палеонтологиянең бер өлеше. Пермь чоры, 250млн ел элек”
Музейның рәсми тарихы 1991 елның 14 октябреннән башлана. Музей фондлары район территоиясендә уздырылган экспедицияләр вакытында укучылар тарафыннан табылган әйберләр белән тулыланып тора.
Боларның соңгы яшәгән вакыты моннан безнең эрага кадәр, 13-14 мең ел элек, чөнки миллион ел дәвамында булган бозлавык чорында алар ачлыктан һәм салкынлыктан һзлак булып беткәннәр. Әмма алрның калдыклары һаман табыла”
Музейның коллекциясе 15 000 саклану берәмлеге исәпләнә, аларның тарихы, килеп чыгышы турында белешмәләр бирелгән.Археология залларында тарихи кыйммәткә ия 15 меңгә якын экспонат саклана.Музейда 7 төрле юнәлештә даими эшләүче экспозиция залы бар. Музей иртәнге 8дән кичке бишкә кадәр дүшәмбедән шимбәгә кадәр эшли.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.