Кайбер зур сәүдә челтәрләре товарларны фатирларга илтеп бирү режимында эшли башлады. Моңа мохтаҗлык нинди дәрәҗәдә, сатып алучыларга нәрсәләр тәкъдим ителә? Хәбәрчебез кызыксынды.
#АйдаДомой
Сәүдә үзәге администраторы телефон яныннан китми дә диярлек, соңгы вакытта товар китерүләрен сорап шалтыратулар күп, барысын да теркәргә кирәк.
Хәзер башкалабызның зур сәүдә челтәрләрендә онлайн режимы популяр. Шалтыратучыларга исемлек буенча азык-төлек пакетларын администратор үзе әзерли.
Корнавируска бәйле рәвештә, кайбер супермаркетлар яңа форматка күчәргә әзерләнә. Продуктларны өйләргә шәхси интернет-кибет аша китерәчәкләр.
«Бәхетле» кибетләре челтәре операцион директоры Валерий Литвинов:»безнең хезмәткәрләр автомобильләрдә товарларны заказчыларга илтет җиткерәчәкләр. 100 процент гарантия белән. Түләү интернет кибетләрдәге кебек яки өй шартларында булачак.»
Товарларны контактсыз тапшыру ысулын да керткәннәр. Түләү карталар буенча башкарыла. Ә товарны илтеп бирүчеләр заказчылар белән тиешле – бер метр ярымлы дистанцияне тота.
«Delivery Club» пиар-менеджеры Валентина Филиппенко: «беренче ял көннәрендә вирус ачыкланганнан соң, заказлар күбәйде. Ә узган ялларда рекорд куелды. Ашамлыкларны илтеп бирүгә заказлар бермә-бер артты.»
Әлегә сервис хезмәтләре заказларны үтәргә өлгерә. Товарларны илтеп бирү вакыты гына арта.
Ихтыяҗ артачак, шуңа күрә хәзер күп кенә компанияләр яңа шартларда эшләргә әзерләнә.
Фәнис Мөхәммәтов, Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков.