Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда 28 марттан 5 апрельгә кадәр барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылачак, бары аларда урнашкан азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә эшләрен дәвам итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә искәрмә булып тора, калганнары эшләмәячәк. Фуд-кортлар, сәүдә үзәкләренең күңел ачу системасы бу атнада үз эшчәнлеген туктата», — дип искәртте спикер.
«Бу бәйрәм көннәре түгел, бу республика халкының сәламәтлеген саклау мизгеле. Кешеләр күпләп була торган урыннарда инфекция таралуның мөмкин булган чыганакларын булдырмас өчен, учреждениеләр һәм предприятиеләр үз эшчәнлеген туктатырга тиеш», — дип өстәде ТР вице-премьеры.
Ул рестораторларга үз биналарында дезинфекция режимын булдыру, бер залда 20дән артык кеше утыртмау һәм эш сәгатьләрен чикләү йөкләмәсе белән аерым мөрәҗәгать итте.