Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятендә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында катнашты. Ул Татарстандагы ике производство индивидуаль саклану чараларына кытлык проблемасын хәл итәргә әзер булуын әйтте.
«Мәсьәлә әле һаман да хәл ителмәгәнгә гаҗәпләндем. Югары эпидемиологик куркыныч шартларында базарда спекуляция колач җәя. Җәмәгать ихтыяҗларында баеп калырга омтылучыларга, кешеләрнең сәламәтлеге белән уйнаучыларга карата катгый чаралар күрергә кирәк, хәтта җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Һәм бу эшләрне башкалар күрерлек итеп эшләргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, республикада халыкны кирәкле товарлар белән өзлексез тәэмин итү механизмы җайга салынган, бәяләргә күзәтү ясала, мәшгульлеккә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла, шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү чаралары карала.