Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Роспотребнадзор белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне өй режимында яшәргә чакыра. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кибетләргә мөмкин кадәр сирәгрәк барырга, сәүдә үзәкләренә, кафе һәм театрларга йөрмәскә киңәш итәләр. Бу, барыннан да элек, авыруның өлкән яшьтәге кешеләргә тизрәк йогуына бәйле. Ялгыз әби-бабайларга карантин вакытында волонтерлар ярдәмгә килә. Аларның эшчәнлеге белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Пенсионерларга ярдәмгә килер алдыннан, Гомумроссия халык фронты волонтерлары берничә этапта әзерлек үтә. Сәламәтлекләрен тикшерәләр, инструктаж, дезинфекция узалар. Шуннан кибетләргә китәләр.
Гомумроссия халык фронтының ТР төбәк башкарма комитеты координаторы Альбина Заһидуллина:«Бүген өлкәннәргә унар йомырка, сөт һәм батон сатып алабыз. Әйтик, сөтне литры 30 сумнан да кыйммәтрәк булмаган бәядән сатып алырга тырышабыз. Әлегә барысы да тиешенчә бара.»
Волонтерлар куркынычсызлык таләпләрен дә төгәл үтәргә тиешләр.
Продуктларны тикшереп алалар, исәп-хисап ясыйлар, имзаларын куялар. Людмила Александровна да азык-төлек пакетын алган. Фатирга чакырса да, волонтерлар эчкә үтеп керми – бу тыелган.
Пенсионер Людмила Ярова:«Ирем авырый, үзем дә көчкә йөрим, 41 нче елгы бит инде өлкән яшьтә, рәхмәт, киләләр, булышалар. »
ТИТР 8(800)200-34-11 Халык фронты вәкилләреннән ярдәм алу өчен өлкәннәргә кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин. Барлык зур шәһәрләрдә дә үзләренең ирекле оешмалары эшли башлады. Аларның номеры экранда күрсәтелгән. Шундый бригадалар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Буада, Түбән Камада эшли. Моннан тыш, махсус сервис барлыкка килде.
Россиядә яңа акция башлап җибәрделәр — шул исемдәге сайтта волонтер булу өчен заявка калдырырга мөмкин.
Ания Шакирова, Булат Шакиев, Ленар Хәбибуллин.