Зур Казан боҗрасында булачак юлүткәргеч корылмаларын төзү дәвам итә. Дүрт полосалы магистраль һәм трамвай юллары 800 метр озынлыктагы участокта барлыкка киләчәк. Ул төзелеп беткәч, Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл буйлап Казан үзәгенә кадәр тизрәк барып җитеп булачак. Юлга 15-20 минут чамасы вакыт кирәгә. Эш барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.
Ике юл участогы ахырдан бергә тоташачак. Әлегә алар бер-берсеннән аерылып тора. Икесе дә төзелешнең төрле этапларында. Күптән түгел уң яктагы участок бөтенләй юк иде. Юлчылар аны бер ай эчендә сафка бастырды.
«юлүткәргечнең сул ягы инде 80 процентка әзер. Бу ике полосалы юл участогы. Уң якта да шундый ук участок булачак. Аны бетонлаштыруга әзерләнәләр, металл каркаслар урнаштыралар. Шактый күп арматура материаллары тотыла.»
Александр Ферафонтов: «бетон салынган участок нык булсын өчен тырышабыз. Юл ныгытмасы автомобильләрне үткәрерлек нык булырга тиеш, шуңа күрә арматуралар куела»
Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр булган транспорт участогы Идел буе районын Казанның ерак сәнәгать зоналары белән тоташтырачак. 800 метр озынлыгындагы юл башкаланы бөкеләрдән бушатачак.
Яңа юл боҗрасының мөмкинлекләре зур булачак. Бу участоктан ике юнәлештә дә 5 нче трамвай маршруты узачак.
Участок җитәкчесе Альберт Шәймөхәммәтов: «уң як юлны бетонлаштыру эшләре тәмамлангач, аның чыдамлылыгын тикшерәчәкләр. Шунан соң без трамвай юлын төзүгә керешәчәкбез.»
Әлеге участокта эшләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Беренче этап төзелешен 30 августка – ТАССРның йөзьеллыгын бәйрәм итүгә тәмамларга планлаштыралар.
Вадим Струминский, Ренат Сәхибгәрәев.