Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, автобусларда вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, Буа районында да автобусларны көндәлек җыештыру гына түгел, ә дезинфекция дә үткәрелә. Моның өчен махсус сыекчалар сатып алынган. Кеше күп йөри торган җәмәгать тарнспортларында башкарыла торган эшләрне безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты. Тулырак алдагы материалда.
Шәхси эшмәкәр Таһир Газизов оешмасында бүген 7 автобус исәпләнә. Махсус сыекча белән көнгә 2 тапкыр автобусны юып чыгаралар. Эшкәртү нәтиҗәсе бер тәүлеккә җитә диләр. Шул рәвешле ОРВИ, грипп, короновирус таралуны булдырмаска ниятлиләр.
«Һәр көнне, иртән рейска чыгып киткәнче, шәһәр яны һәм шәһәр эчендә йөри торган автобусларга менә шундый санитар чаралар күрелә. Бу тоткычларга, урындыкларга һәм кеше күп кагыла торган урыннарны махсус сыекча белән эшкәртеп чыгалар”
Баш механик Евгений Краснов:”Автобусларны, кичен рейстан кайткач, махсус сыекча белән юып чыгарабыз. Иртән барлык тоткычларны махсус антисиптик белән сөртеп алалар. Бу эш рейстан кайткач та эшләнелә”
Кондукторларга, йөртүчеләргә маска кияргә тәкъдим ителгән. Бу әлегә мәҗбүрү түгел.Әмма саклык чараларын күрү зыян итми ди белгечләр. Игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.
Артур Хәсәнов:”Һәрвакыт шәхси гигиенаны истә тотарга кирәк. Кулларны сабынлап юарга, бүлмәләрне җилләтергә, ныклап ашарга һәм тынычлап йокларга. Бу кешенең иммунитытын ныгыта”
Бүген аптекаларда маскаларга, антисептикларга да кытлык булган кебек кибеттә дә карабодай бетмәсме? Шуңа да халык кибетләрне штурмлады. Иң зур ихтыяҗ сишәмбе көнне булган иде, хәзер ихтыяҗ кими башлаган. Шикәр, дөге, ярмалар җитәрлек. Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камәртдинов кибетләрне әйләнеп чыкты.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.