Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Чулман елгасы аша күптән көтелгән күперне ачу — 21 нче гасырның әһәмиятле вакыйгаларының берсе булды. Аны салуның барышын искә төшерик.
Татарстан 21 нче гасырны күпер белән тоташтырды. 2002 нче елда күпернең беренче чиратын ачу әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әйләнде. Ул республиканың һәм илнең транспорт челтәрен тамырдан үзгәртте.
Тагын берничә елдан 2016 нчы елда күпернең икенче чираты ачылды.
Күпер федераль һәм Халыкара әһәмияткә ия булган Европа – Көнбатыш Кытай трассасы участогына әйләнде.