Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт ала. Аны «РИТЭК» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды үткәрә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләделәр. Быел конкурс инде 11 тапкыр үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда җиде меңгә якын проект катнашкан, шуларның яртысы диярлек җиңүче булган. Быел «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт» номинацияләре буенча «Бөек батырлык» дигән яңа номинация өстәлә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү, хәрби-мемориаль комплекслар һәм мәктәп музейларын булдыру һәм торгызу белән бәйле проектларны күздә тота. Конкурста катнашу өчен гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә.