Татарстанның сигез районында туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Роспотребнадзор» идарәсе Татарстан бүлегенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина белдерде. Узган ел 2018 ел белән чагыштырганда тулаем авырулар саны 2,7 процентка кимегән. Хәзер республикада туберкулез белән авыручылар саны Россиядәгегә караганда 3,3 процентка азрак. Гадәттә әлеге чир белән шәһәрләрдә яшәүче 18дән алып 49 яшькә кадәрге кешеләр авырый. Тик соңгы вакытта яшүсмерләр арасында авыручылар саны 10 процентка арткан. Белгечләр йогышлы авырудан саклану өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында да сөйләделәр.