94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов — Актаныш районы Яңа Богады авылында яши — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Сугыш һәм тыл ветераннары

94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов — Актаныш районы Яңа Богады авылында яши

25.03.2020

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов — Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Шуңа күрә Богадыда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасының түрендә утырды. Тулырак киләсе язмада.

Җәүдәт Шәемов 26 елның августында Яңа Богады авылында туа. 7 еллык  мәктәпне сугыш башланган 41 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 42нче елның башында әтиләрен сугышка озаталар. Гаиләдә алты бала әниләре белән торып кала. Ә 43 елда сугышка китү чираты Җәүдәткә дә килеп җитә. 7 ноябрьдә аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. 35 укчы дивизиянең 312 нче укчы полкында хәрби күнегүләр узгач, Уссури елгасын кичеп, II Ерак Көнчыгыш фронтында пулеметчы булып япон самурайларына каршы сугышка керә.

Новости СМИ2

«Маньчжуриядә чираттагы сопканы штурмлаганда дошман пулеметчылары өзлексез атты, аны кулга төшерү өчен 15 сәгать сугыш барды. Зур югалтулар аша сопканы алдык. Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык. Кулларында автоматлар, пулеметлар. Берсе дә исән килеш бирелмәде. Сугышып һәлак булдылар. Безнекеләр аларның милләтен дә, кемлеген дә ачыклый алмады.»

Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә авыл егетенә. Бөек Җиңү көнен Харбинда каршылый. Сугышта батырлыклар күрсәткән өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1951 нче елда армия хезмәтен тәмамлагач кына туган авылына кайта. Ярый әле кайтып өлгерә, сугыштан 44 нче елда каты яраланып, контузияләнеп кайткан әтисе нәкъ шул елны вафат була.  Җәүдәт абый хисапчылыкка укый, гомер буе хуҗалыкта эшли. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, “94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов- аяклы хатирә буларак безгә бик кадерле”,- ди.

Хөрмәтле ветеран хатыны, тыл ветераны Әнисә апа Хафизова белән тату гомер итә. Әнисә апа Солтангол авылыныкы. Аның да яшьлеге сугыш чорына туры килгән. Ач-ялангач чакларда иза чигүләр әлегәчә онытылмый. Күпме генә эшләсәләр дә тамаклары туймый тылдагыларның. Икмәге дә, сөте- мае, ите- хуҗалыкта ни генә җитештерелмәсен, барысы да фронтка озатыла.

Новости СМИ2

Хатыны, тыл ветераны Әнисә Хафизова: «Казанга кадәр җәяүләп мал кудык. Әткәебез сугышта һәлак булды. Әнкәй гомер буе әнкәйне көтте. Хәзерге мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм,- ди Әнисә апа. Шушы бәхетле тормышның кадерен белсен иде яшьләр».

Өлкәннәрне социаль хезмәткәр Зөһрә Әхмәтова тәрбияли.

Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге ярдәмендә әзерләнде.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Хәерле көн, Татарстан! (13.02.20)

Хәерле көн, Татарстан!(25.03.20)

Туберкулез белән шәһәрләрдә яшәүче 18дән 49 яшькә кадәрге кешеләр авырый

Туберкулез белән шәһәрләрдә яшәүче 18дән 49 яшькә кадәрге кешеләр авырый

Алабуга шәһәре предприятие-оешмалары хезмәткәрләре шәһәрне чистарта

Алабуга шәһәре предприятие-оешмалары хезмәткәрләре шәһәрне чистарта

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+