2021 ел ахырына Татарстанда республика сан авиациясенең филиалы төзелергә тиеш. Ул Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе базасында ачылачак. Әлегә республиканың барлык төбәкләреннән пациентларны Республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Вертолет белән ашыгыч ярдәм күрсәтү үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Хәтта көчле җилдә дә махсус борт җиргә төшеп утырырга әзер. Мәйданчыкка медицина вертолеты якынлаша. Кеше гомерен саклап калу турында сүз барганда, һәр секунд исәптә. Шуңа күрә авыруга ашыгыч ярдәм вертолетта ук күрсәтелә.
медицина вертолетының бер очышы медикларга юл вакытын 2-3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Республика клиник хастаханәсенә бортта авыр диагнозлы пациентны Буа районыннан китерделәр. Казан белән Буа арасы 150 чакрымга якын. Авыруны китерү өчен бер сәгатьтән дә азрак вакыт җитте.
Планлы һәм ашыгыч консультатив ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Рафаэль Нигъмәтҗанов:»авыруны машинада илткәндә 3 сәгать кирәк булыр иде. Ә вертолетта 35 минут. Күпме вакытны оталар.«
Вертолет мәйданыннан хастаханәгә кадәр -10 минутлык юл. Һәм менә пациент инде операция өстәлендә. Бу Сан авиация бригадасының нәтиҗәле эшләве үрнәге.
Йортларның җимерелүе, зур янгыннар һәлакәтләр медицинасы сан авиациягә аеруча мохтаҗ. Хәзер республика клиник хастаханәсе карамагында ике машина бар: Робинсон һәм «Ансат» — бортта медицина җиһазлары да куелган.
Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марина Воронцова:«без очкан вакытта пациентларга ясалма сулыш бирә алабыз, аларның гомерләрен саклап калу өчен мөмкинлекләр җитәрлек.»
20 минут эчендә табиблар бригадасы Татарстанның теләсә кайсы урынына очарга әзер. Санавиацияция үсеше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча алып барыла. Якындагы планда — республиканың көнчыгыш өлешендә филиал булдырып, вертолет паркын киңәйтү.
Республика клиник хастаханәсе Баш табибы Республика клиник хастаханәсе Баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе базасында сан авиациянең филиалын ачу планлаштырыла. Бу табибларга медицина ярдәме күрсәтүне тизләтү өчен эшләнәчәк.»
2019 елда 150 очыш булган. «Ансат» та бер очыш 165 мең сумга төшә. Кыйммәтле, әмма бик кирәкле хезмәт. Табибларга кешеләр гомерен коткарып калуга мөмкинлекләр артачак.
Вадим Струминский, Сергей Павлухин.