Язның иртә килүе тычканнарга үрчү өчен уңай шартлар тудырды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Язның иртә килүе тычканнарга үрчү өчен уңай шартлар тудырды

24.03.2020

Кышның җылы булуы, язның иртә килүе тычканнарга үрчү өчен уңай шартлар тудырды. Алар үз ояларында кышны җиңел кичерде. Ә тычканнарның үрчүе кырлардагы һәм бакчачылык ширкәтләрендәге уңышка да зыян китерә. Өстәвенә, тычканнар төрле авырулар, шул исәптән тычкан бизгәген тарату чыганаклары да булып тора. Тукай районыннан әзерләнгән язма тычканнарга каршы көрәш чаралары турында.

Дача йортында тычканнар үрчемәсен өчен, Мансур Мөҗипов көзен почмак саен агу куеп калдырган. Хәзер капкынга эләккән тычканнарны барлый. Барлык саклану, гигиена чараларын да күрә. Көннәр җылыта башлагач, тычканнар инфекциясе таралмасын өчен дача йортын тиешенчә җыештырырга, химикатлар белән эшкәртергә кирәк. Шулай иткәндә генә төрле авырулар килеп чыкмаячак.

Новости СМИ2

Мансур Мөҗипов: «май ае җиткәч,көннәр җылыткач, дача йортында дезинфекция уздырабыз. Суга хлор салып, юып чыгарабыз. Бу эшләрне битлек киеп эшлибез, чөнки тычкан бизгәге инфекциясе кеше сәламәтлегенә бик тә куркынычлы.»

 Ел саен Чаллыда тычкан бизгәге белән 160ка якын кеше авырый. Йогышлы авыру һавадан тузан аша тарала. Аннан вакцина юк, шуңа күрә гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк, өйне җыештырганда, юганда, һичшиксез, кулларны, борынны, күзләрне сакларга кирәк.

Табиб-эпидемиолог  Светлана Старикова: «әгәр сез дачада үлгән тычканнарны табасыз икән, аларны яланкул белән алырга ярамый, бармакча, бияләй киеп алырга һәм яндырырга, утильләштерергә кирәк. Шулай ук битлек кияргә кирәк».

Фаразлаулар буенча, быел тычканнар күбрәк булачак. Алар кышны җиңел кичерделәр, ә хәзер инде язгы кояшта тагын да тизрәк үрчиләр.

Новости СМИ2

4 нче балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма: «кышның җылы, шулай ук язның иртә килүе быел кимерүчеләрнең артуына китерде, аларга үрчү өчен уңайлы шартлар булды. Бакчачылык ширкәтләрендә тычканнар башка еллар белән чагыштырганда күбрәк булыр дип көтелә.»

Быел бакчачылык ширкәтләрендә тычканнар активрак булырга мөмкин. Март ахыры апрель башында еланнар тычканнарны аулауга керешәчәк. Чаллы янында һәм Тукай районы территориясендә күбрәк тузбаш һәм кара еланнар очрый.

Эльмира Гайнетдинова.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Карантин чорында фельдшер-акушерлык пунктлары көчәйтелгән режимда эшли

Карантин чорында фельдшер-акушерлык пунктлары көчәйтелгән режимда эшли

Түбән Камадагы көллиятнең булачак тегүчеләре бу сезонда битлекләр тегә

Түбән Камадагы көллиятнең булачак тегүчеләре бу сезонда битлекләр тегә

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруы ачыкланган

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруы ачыкланган

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+