Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә». 90 нчы еллар ахырында күп кенә әһәмиятле вакыйгалар булды. 97 нче елда 2 нче бөтендөнья Татар конгрессы узды, бөртекле культуралардан рекордлы уңыш җыйнап алынды, сәяси тормышта да зур үзгәрешләр булды. Бүген янә бер кат шуларны искә төшерик.
Ил мең еллыкны тәмамлый. 97 нче елда 2 нче Бөтендөнья Татар конгрессы узды, бөртекле культуралардан рекордлы уңыш – 6 миллион тоннадан артык ашлык җыйнап алынды. Татарстан премьер-министры итеп Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. 99 нчы елда Борис Ельцин отставкага китте. Илбашы вазыйфаларын башкаруга Владимир Путин кереште. Президент сайлаулары алдыннан ул Татарстанга килде.
Ил президентын сайлауларда Татарстандагы сайлаучыларның 70 проценттан артыгы Путин өчен тавыш бирде. Илебез һәм республика өчен яңа чор — 21 нче гасыр башланды.