Буада билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда 14 районнан спортчылар катнашты. Алар «Батыр» балалар — яшүсмерләр мәктәбе базасында ярыштылар. Анда билбау көрәше федерациясенең спорт директоры Владислав Васильев та катнашты. Бу көнне Федераль ярышларда Татарстан данын яклаячак спортчылар билгеле булды.
Алексей Абрамов Әлки районыннан килгән. 18 яшендә үк яшь көрәшче беренче тапкыр дөнья чемпионы титулын яулый. Узган ел мактаулы исемне раслап, ике тапкыр лауреат исеменә лаек була. Билбау көрәше белән Алексей кечкенәдән шөгыльләнә.Спортның бу төре турында ул барысын да белә.
Билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Алексей Абрамов: “Уңышка ирешүнең сере — тырышлык һәм тренировкаларны калдырмаска. Тиешенчә тукланырга һәм әлбәттә эшләргә дә эшләргә”
Ярышларда барлыгы 100 дән артык спортчы катнашты. Катнашучыларның яше 18дән алып — 20гә кадәр. Катнашучыларны компетентлы судьялар бәяләде.
ТР билбау көрәше федерациясе директоры Владислав Васильев:”Ел саен 30дан артык районда билбау көрәшенә игътибар арта. Безнең 40 лап тренер эшли. 100 спорт мастеры бар”
”Батыр” спорт комплексы тренеры Юныс Мифтахетдинов: “Бу залда 25-30 кеше даими тренеровкаларга йөри.Тренеровкалар безнең һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән кала, уздырыла. Өченече елымны гына эшләсәм дә,республикада 2-3 әйләнеш ясадык инде.»
Ярышлар барышын шулай ук район җитәкчесе Ранис Камәртдинов та күзәтте. Ул спортчыларга уңышлар һәм гадел җиңүләр теләде.
Буа районы җитәкчесе Ранис Камәртдинов: “Президент программалары кысаларында спорт объектлары ремонтлана. Күргәнегезчә, мондый залларга балалар ешрак тартыла, теләп йөриләр. Бу үз чиратында сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен менә дигән мөмкинлек”
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан шәһәре командасы яулады, икенче урында-буалылар һәм өченче урында-Әлки районы вәкилләре.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.