Бүген Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан» халыкара аэропортында Игорь Комаровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды», — диелә хәбәрдә.
Сәфәрнең төп максаты-Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторны тәкъдим итү.