Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язгы каникулның дәвамлылыгы турында аңлатма бирде.
«Язгы каникул 31 мартка кадәр булачак. Ә алга таба, вазгыятькә бәйле рәвештә, балаларны дистанцион укуда калдыру яки мәктәпкә йөреп уку мәсьәләсе хәл ителәчәк», диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. Җәйге чорны санамаганда, ел дәвамында укучылар кимендә 30 көн ял итә ала. Уку һәм каникул көннәре саны мәктәпнең еллык уку графигы белән билгеләнә. Беренче сыйныф укучылары өчен өченче чирек уртасында өстәмә бер атна каникул тәкъдим ителә, шулай ук чиреккә бәйле булмаган өстәмә каникуллар да булырга мөмкин.»