Каһарманнарга –дан! Без республикада туган Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Сугыш вакыты фотографияләргә яки видеоязмаларга бүгенге кебек ачык булган чор түгел иде, күпләр турында мәгълүмат бик аз сакланган. Ә без илебезгә азатлык яулап биргән каһарманнарны танып белергә тиеш.
Бу Гыйльми Авзал улы Баһаветдиновның сакланып калган бердәнбер фотосүрәте. Коңгырт күзле яшь сержант фронтта утны-суны кичә, зур батырлыклар күрсәтеп, абруй казана.
Ул Лениногорск районында крестьян гаиләсендә туган, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаган, колхозда, ат караучы булып эшләгән. Сугыш башланганда егеткә 18 яшь тулмаган була әле.Үзе теләп фронтка алынуын сорарга килгәч, үзенең яшен арттырып күрсәтә. Шунда ук фронтка җибәрмиләр, башта Бөгелмәдәге запас пулеметчылар полкына китә.
42 елның гыйнварында эшелон яшь солдатны Севастопольгә китереп җиткерә. Аннары — Урта Донда оборонада тора, Украинаны азат итешә, яралана. Гыйльми Баһаветдинов фронтта кала, кулына мылтык ала. 44 елда Карелиядә, Ленинград янындагы сугышларда катнаша. Гыйльми Баһаутдиновның хәрби көннәреннән бер фрагмент хәтта генерал-майор Якушевның «Сержант командовал ротой» китабына да эләгә. Ул сержант сугышта взвод командирын югалткан Гыйльми Баһаутдинов була.
Гыйльми командованиене уз өстенә ала, беренче булып дошман ныгытмаларын штурмлый башлый, аның артыннан барлык рота күтәрелә. Тик һөҗүмгә дошман дзоты комачаулый. Гыйльми Баһаутдинов амбразурага якынаеп, гранаталар ташлый, дошманның станок пулеметын юк итә. Өч көн буена дәвам иткән аяусыз сугышта рота офицерларының барысы да һәлак була, Гыйльми Баһаутдинов кабат яраланса да, рота белән идарә итә. Сержант командованиесе астында рота дошман батареясын ала. Елга кичеп, Юхла авылы янында, финнарның икенче оборона полосасына эләгәләр. Биредә сержант икенче тапкыр яралана, әмма ротаның башында кала.
Әлеге батырлык геройның бүләкләү кәгазендә дә чагыла.
Тик ул Җиңү көнен күрә алмый. 19 мартта Польша җирендә Гданьск шәһәре янында барган сугышларда гомере өзелә. Аңа нибары 21 яшь иде. Каһарман сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул шушы урында җирләнә. Геройның батырлыкларын хәзерге буыннар кадерләп саклый. Лениногорсктагы бер урам аның исеме белән аталды, ә Геройлар аллеясында һәм Геройның туган авылында яшь сержантка һәм чын командирга обелисклар куелды.
Эльмира Җәләева.