Югары Ослан районының Ямбулат авылына яшәргә Новосибирск өлкәсеннән күчеп килгән гаилә яңа фатир алуның бер еллыгын билгеләп үтте. Районда аграр секторда эшләүчеләргә уңайлы яшәү шартлары булдырырга тырышалар. Гаилә яңа йорт өчен арендага аена 1300 сум акча түли. Авыл кешеләр яаклау чаралары турында киләсе репортажда.
Өч бала әтисе-Александр Вельш тумышы белән Новосибирскийдан. Бер ел элек ул гаиләсе белән Югары Ослан районының Ямбулат авылына күчеп килә. Биредә тәҗрибәле механизаторга фермада эш тәкъдим итәләр. Яшәр өчен 57 квадрат метр мәйданлы йорт бирәләр. Берничә елдан соң торак аның шәхси милкенә күчәчәк.
Александр Вельш: «Без бирегә килеп төшүгә, өченче көнне үк эшкә чыктым. Торак бирделәр. Ул газ белән җылытыла, утын әзерләргә кирәкми. Ә безнең элек яшәгән җирдә мондый уңайлыклар юк иде.»
Татарстанда һөнәр осталарына бәя зур. Механизатор Александр Вельш һәм аның гаиләсенә хәл белешергә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзе килде. Аңа бирегә күченеп килүчеләр өчен нәрсәләр эшләнүе турында сөйләделәр.
“Татплодовощпром” Генераль директоры Раил Зыятдинов:«Бик лаеклы, тырыш, булган эшче. Ел ярым эчендә аңа бернинди кисәтү ясалмады. Балалары бар, берсе монда туды.»
Раил Зыятдинов авылның һәм җирле фермаларның перспективаларын күрсәтте. Балалар өчен барлык шартлар балалар бакчасы, мәктәп бар, алар автобустан файдалана. Басуларда нәтиҗәле эш бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «Заря»агрофирмасында чәчүгә әзерлекнең торышын тикшерде. Хуҗалыкта чәчүгә барысы да әзер.
«Заря» агрофирмасы эшчесе Петр Хитев: » барысы да тулысынча механикалаштырылган. Элегрәк фермада барысы да кулдан башкарылса, хәзер техника ярдәмендә эшләнә. Сыер савучылар сөтне күтәреп ташып интекми, сөтүткәргеч аша уза. Бөтен җирдә коры, чиста.
Аграр сектор предприятиеләре башлыклары һәм инвесторлар белән дә фикер алышу булды. Язгы чәчү алдыннан министр һәм Югары Ослан район башлыгы фермерларның барлык проблемаларын күздән кичерделәр, кичекмәстән хәл итәсе эшләрне барладылар.
ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров: «Бу районда хәл итәсе проблемалар бар, ул шәһәргә якын урнашкан. Инвестицияләр күпләп җәлеп ителсә дә, авыл хуҗалыгы тармагын әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә булып кала. »
Фермерларга якын арада субсидияләрне рәсмиләштерүдә, элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә, бәхәсле мәсьәләләрдә тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк. Вакыт көтми, көннәр җылытты, димәк тиздән язгы кыр эшләренә дә киң колач белән керешәчәкләр.
Булат Шакиев, Владимир Юрков.