Түбән Кама районының Борок авылында яшәүчеләр кар суларыннан интегә. Су бер урамның яртысын камап алган, машинада бу участокны үтеп булмый диярлек. Җәяү, урап йөрүе дә бик кыен, ди биредә яшәүчеләр. Авыл җитәкчелеге проблеманы чишү юлларын тәкъдим итте.
Янәдән яз җитә. Һәм Борокның Үзәк урамында яшәүчеләр зур бер күлне хәтерләткән сулыктан интегәләр. Ул кар сулары эрегәч, йә яңгырлардан соң барлыкка килә.
Авылның әлеге участогыннан йөрү, почтальон Борис Власовка да уңайсызлыклар тудыра икән.
Җитәкчелек проблеманы балчык җәеп чишеп тә караган. Тик бу ситуацияне катлауландырган гына. Шуңа да машина йөртүчеләр, аллага тапшырып бу участокны үз тимер атларныда узып йөри. Ә җәяүлеләр урап уза икән. Каенлы авыл җирлеге башлыгы халыкка проблеманы чишәргә тырышулары турында җиткергән.
Тик бу проблеманың вакытлыча гына чишү булачак. Вариантларның берсе үзара салым җыю программасы аша юлның ремонтына акча җыю. Һәм юлның проблемалы участогын капиталь ремонт программасына кертү. Соңгысында район җитәкчелегенең ярдәме кирәк булачак.