Татарстанда пенсионерларга карата караклык очраклары күзәтелә. Алдакчылар өлкәннәргә аларның пенсиясенең дөреслеген тикшерергә тәкъдим итә һәм пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган үз хезмәтләреннән файдаланырга чакыралар.
Пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгышлыкка кертә, зур хезмәт хакы өчен пенсияләрне яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, гражданнар берничә мең сумга кадәр булган хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзиләр, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Шикләнүләр барлыкка килгәндә, гомүмән пенсия һәм башка түләүләр күләме турында сорауларыгыз туса,
Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә +7(843)279-27-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.