2021 елга Татарстанның барлык районнарында биологик калдыкларны җыю буенча махсус автомобильләр барлыкка киләчәк. Алар берьюлы ике мәсьәләне хәл итә: фермерларны йөк төяү проблемаларыннан арындыра һәм экологик киеренкелекне йомшарта. Машина ничек эшли соң? Хәбәрчебез кызыксынды. Бу йөк машинасының кузовы манипулятор белән җиһазландырылган-биологик калдыкларны җыю автомобиле әнә шундый. Идарә итү җайлы.
Балык Бистәсе районында хәзер терлек түшкәләрен шушы машиналар белән җыялар. Алдан шалтыратырга гына кирәк.
Балык Бистәсе районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов: «безнең диспетчерлык пунктында телефон бар, аерым кешеләр, хуҗалык җитәкчеләре номерны белә, хайванның үле гәүдәсе булган очракта, гариза бирә,без килеп алабыз.
«биологик калдыкларны урыннардан алып кайтканнан соң, аларны вакытлыча саклау полигонына китерәләр. 10 тонна сыйдырышлы контейнерларга урнаштыралар. Ә тулгач, йөкне Алабугадагы утильләштерү заводына озаталар»
Махсус техника фермерларны күп кенә проблемалардан арындырды, экологик киеренкелекне киметте. Пилот проектын алты ел элек Саба районында башлап җибәргәннәр иде.
Хәзер шундый автомобильләр Татарстанның 19 районында бар. Проект бик кирәкле, файдалы. Шуңа күрә 2021 нче елда республиканың барлык районнарында биокалдыклар җыю машиналары барлыкка киләчәк.
Вадим Струминский, Илдар Галәветдинов.