+7(800)222-59-00
Татарстанда коронавируслы инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линия телефоны эшли. Республика халкы шулай ук, чит илләрдән кайтуларын хәбәр итә итү өчен, кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала.
Шалтыратулар экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча кабул ителә. Көн саен иртәңге сәгат сигезенче яртыдан алып, кичке сәгат сигезгә кадәр.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр шалтыратулар +7(843)296-02-24 номеры буенча кабул ителде, хәзер бу кайнар линия эше туктатылды. 6-нчы марттан башлап тәүлек буе 1456 шалтырату кабул ителде һәм эшкәртелде. Медицина күзәтүе өчен мәгълүматлар дәвалау челтәренә, 439 кешегә тапшырылган, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.