Ясминәгә ярдәм кирәк! Буада яшәүче ике яшьлек кыз сирәк генетик авырудан җәфа чигә. Ул йөри алмый, авырлык белән генә утырып тора. Хәзер кечкенә Ясминәгә кыйммәтле дару кирәк. Аның бәясе 750 мең доллар, бүгенге курс буенча 55 миллион сумнан артык. Кызга безнең ярдәм кирәк.
Саклык банкы картасы: 2202 2006 2718 8566 Карта хуҗасы: Марюшин Роман Викторович. Түләү: Ясминәгә булышыйк. Телефон 89276750894
Мускуллары өчен теләсә нинди киеренкелек Ясминә өчен бик авыр хезмәт. Кыз үрмәли, тора, йөри алмый. Кызларына ничек тә булса җиңелрәк булсын өчен, әнисе көн саен сабый белән күнегүләр үткәрә. Тик озакка сузылган күнегүләр, дәвалау физкультурасы сизелерлек нәтиҗә бирми.
Ясминәнең әнисе Диана Сабирҗанова: «хәзерге вакытта аңа массаж ясыйм, аякларын хәрәктләндерергә тырышам.
Ясминә гадәти бала булып туа. Башта куркыныч генетик авыруын әти-әнисе дә, табиблар да белми. Ясминәгә бер яшь тулгач кына ачыклыйлар, чөнки кыз үрмәли, аягына баса, йөреп китә алмый.
Ясминәнең әнисе Диана Сабирҗанова: «без мускул атрофиясенә анализлар тапшырдык»
Диагноз хөкем карары буларак яңгырады, дип искә ала Диана. Соңрак авыруның беренче тибы расланган. Хәзер әти-әнисенә дарулар сатып алу өчен 55 миллион сумнан артык акча җыярга кирәк. Бу акча бер еллык даруларларга җитәчәк. Шуннан соң терапия курсын дәвам итәргә кирәк булачак.
Ясминәнең әнисе Диана Сабирҗанова: «мин кызымның аягына басачагына ышанам»
Ясминә бик кечкенә булса да, сәләте ачылып килә, рәсемнәр ясарга ярата. Хәле җиңел булмаса да, елмая, көлә. Ул көн саен төрле мәҗбүри күнегүләргә дә түзә. Ә дару аңа тернәкләнергә булышачак.
Сабыйга яшәү мөмкинлеге бирү өчен 55 миллион сумнан артык акча җыярга кирәк. Гаилә өчен бу гаять зур сумма. Теләгән һәркем булыша ала. Банк реквизитлары экранда күрсәтелгән.
Наталья Смирнова, Айрат Насруллов.