Җәмәгать транспортында вируслар таралу мөмкинлеге булмасын өчен, Казанда автобусларның салоннарын дезинфекциялиләр. Автобуслар маршрутка чыгар алдыннан, махсус өйрәтелгән хезмәткәрләр салоннарны микробларга каршы препаратлар белән эшкәртәләр. Санитария табибларының фикеренчә, әлеге препаратларның йогынтысы тәүлек буена саклана. Препарат белән утыргычларны, тәрәзәләрне, каешларны эшкәртәләр.
Автобусны дезинфекцияли башлаганчы, транспорт предприятиесе хезмәткәрләре резина итекләрне дә җентекләп дезинфекциялиләр. Үзләре шулай ук препарат белән эшкәртелгән махсус киемнәрдән.
Химик катнашма белән автобус салонының барлык урыннарын идәннән алып түшәмгә кадәр эшкәртәләр. Шуннан салонны җилләтәләр. Препаратның йогынтысы тәүлек буена саклана.
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең хезмәт, радиацион гигиена һәм транспортта күзәтчелеге бүлеге башлыгы Алсу Гыйниятова: «салкын тиеп авыру һәм коронавирусны профилактикалау өчен, транспорт предприятиеләрендә махсус чаралар күрелә, вируслы һәм коронавирус инфекцияләре таралмасын өчен дезеинфекция уздырыла.»
Көн саен маршрутка чыга торган 1100 автобусның барысын да дезинфекциялиләр. Бу эш төнлә башкарыла.
Казандагы 2 Автотранспорт предприятиесе директоры Альберт Мөхәммәтшин: «Предприятие хезмәткәрләре автобусларны дезинфекцияләү буенча укулар узды. Көн саен төнге сәгать 12дән алып иртәнге дүрткә кадәр барлык автобуслар дезинфекцияләнә.»
Шулай да саклык чараларын һәркем үзе дә күрергә тиеш. Бигрәк тә кеше күп вакытта җәмәгать транспортында азрак йөрергә тырышырга кирәк.
Фәнис Мөхәммәтов. Василиса Сергеева. Вадим Струминский. Владимир Юрков.