Республика клиник хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын диспансерлаштыруны үткәрделәр. Әлеге акция традициягә әверелде. Хастаханә Ленинград камалышын кичергән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче өч кешегә булышлык итә. Алар махсус белгечләр — терапевт, невролог, кардиолог һәм башка табибларның тикшерүен уздылар. Табиблар сүзләренә караганда, ветераннар еш кына кан басымы, артрит һәм йөрәк авыруларына зарлана. Кирәк була калса, өлкән яшьтәге пациентларны хастаханәгә дәвалауга салачаклар.
Республика клиник хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Айдар Баһаветдинов: «Авыру ветераннар еш кына безнең поликлиникага беркетелергә мөмкинме, дигән сорау бирәләр. Без ярдәмнән ташламыйбыз, ягъни, теләсә кайсы очракта, хөрмәтле ветераннарыбызга теләктәшлек белдерергә һәм медицина ярдәме күрсәтергә әзер.»