Казанда язгы каникуллар күчерелде. Укучылар бүгеннән 19-нчы марттан алып, 31-нче мартка кадәр ял итәчәк. Алда расланган график буенча мәктәп укучыларының язгы каникуллары 23-нче марттан башланырга тиеш иде.
Балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус снитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп кеше катнашындагы чараларга чикләүләр, 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.