Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүне билгеләү турындагы Указга кул куйды. Тавыш бирү 22 апрельдә узачак.
Илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән очрашуда Владимир Путин болай дип билгеләп үтте: «Без бу тавыш бирүне мондый чаралар үткәрергә мөмкинлек булган очракта гына уздырачакбыз. Чөнки илнең төп законына үзгәрешләр кертү мөһим булса да, гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм тормышынанан да мөһимрәк әйбер юк.»