Буа дәүләт театры “Славия” 19 халыкара театр фестиваленең грани-приена лаек булды. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев Сербиядән хәбәр итте.
Буа театры Белград шәһәрендә узучы театр фестивалендә Тургеневның “Му-му” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хозяйка” спектакле белән катнашты. Алар спектакльне 13 мартта уйнаганнар иде. Әлеге фестиваль Сербиядә 9-16 март көннәрендә узды. Фестиваль программасында Казахстан, Хорватия, Беларусь һәм башка илләрнең спектакльләре бар. “Хозяйка” спектакле режиссер Тимур Кулов тарафыннан сәхнәләштерелгән. Ул рус телендә күрсәтелде.