Континент-ара хокей лигасында Гагарин Кубогына ярышлар уздыру вакыты бер атнага кичектерелде. Чемпионатның икенче икенче этабын оештыру тәртибе дәүләт органнары белән килештереләчәк. Анда Россиянең 6 командасы катнашачак. Исегезгә төшерәбез, бүгеннән ярым финалларның беренче уеннары планлаштырылган, «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән уйнарга тиеш иде.