Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә.
Бүген тарихи документ – Татарстан Республикасының Дәүләт суверенлыгы турындагы декларацияне кабул итүне искә төшерик. Ул Татарстанның хәзерге заман тарихына нигез салды.
Борис Ельцинның Татарстанның киләчәк язмышын аның халкы, Югары Советы хәл итәргә тиешлеге турындагы белдерүе 1990 нчы елның 20 нче августында яңгырады. Тагын ун көннән – 30 августта ТАССР парламенты илнең иң яңа тарихында тиңдәше булмаган документны — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының суверенлыгы турындагы Декларацияне кабул итте. Берничә көннән соң ук республика парламенты үзенең ныклап уйланылган карары белән суверенлыкны игълан итте.
Республика- илдә беренче булып моңа кадәр бер генә автономияле берләшмә үтмәгән юлдан китте. Суверенлык турында Декларация кабул итү аның иҗтимагый-сәяси, социаль-икьтисади үсешенә этәргеч бирде. Татарстан яңа дәрәҗәгә күтәрелгәч, кыска гына вакытта барлык күрсәткечләр буенча да үсешкә иреште һәм дәүләтнең башка субъектларын узып китте.