Республикада «Авыл китапханәләре өчен Игелек марафоны» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның кысаларында «Гомумроссия Халык фронты яшьләре» командасы әгъзалары илнең төрле төбәкләрендә ике меңнән артык китап таратачак. Болар нәфис әдәбият әсәрләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар. Шулай итеп, проектта катнашучылар классик һәм патриотик әдәбиятны популярлаштыралар. «Игелек марафоны» ның беренче маршрутына җиде төбәк – Татарстан, Дагыстан, Иркутский, Ростов, Воронеж, Липецкий һәм Ярославль өлкәләре кертелгән. Акция Россиянең барлык төбәкләрен дә колачлар дип планлаштырыла.
«Гомумроссия Халык фронты» төбәк штабы әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин: «Безгә Россия Федерациясенең Советлар Союзы вакытындагы кебек иң күп китап укучы державасы статусын кире кайтарырга кирәк. Моның өчен балалар үз куллары белән китапның нәрсә икәнен күрсеннәр иде. Сайланган китаплар бик кызыклы.»