Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировның тууына 75 ел. Ул күп еллар дәвамында Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры коллективын җитәкләде. Шул уңайдан театрда олуг шәхесне искә алу мәҗлесе узды.
Милли сәнгатебез өчен җан атып яшәгән, аны үстерүгә зур өлеш керткән олы җанлы, ярдәмчел Шамил Закировны искә алырга театрга замандашлары, әдәбият, сәнгать әһелләре җыйналды. Барысы да истәлекләре белән уртаклашырга ашыкты.
Шамил Закировны искә алу яңа татар зыяратында башланып киткән иде. Каберенә чәчәкләр салынды. Якты рухына Камал театры сәхнәсеннән Коръән укылып дога кылынды. Коръән укырга Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чакырылган иде. Мансур хәзрәт Шамил Закиров белән аралашып яшәүләрен, аның Коръән китапларын җыюын һәм аларны музейга бүләк итүен ассызыклады. Күренекле шагыйрь Разил Вәлиев, җырчы Салават Фәтхетдинов, театр артистлары, башка иҗат әһелләре дә театр сәхнәсеннән җылы хәтирәләрен ирештерделәр.Шамил Закировны искә алу кичәсе спектакльләрдән өзекләр, милли җырлар белән үрелеп барды.