Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясеннән тыш, Казанда тагын бер филармония эшли. Ул Островский урамы 25 нче йортта урнашкан. Әлеге бина 1998 елда «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеген биредә җәелдерүне күз алдында тотып, «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Татар информ агентлыгында әлеге иҗат коллективы матбугат конференциясен уздырды. Анда хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина катнашты.
Димәк, халыкка хезмәт итүдә тагын да яңа мөмкинлекләр туа. Анда 500 урынлы концерт залы, 4 репетиция залы, музыкаль студия, бигрәк тә балалар өчен яңа проектлар булдырылачак.
Алар республика күләмендә бара торган чараларны уздыра, Россия регионнарында яшәгән милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итә.
2020 ел Казан шәһәр филармониясендә юбилейлар елы. Апрельдә Фердинанд Фәтхи концерты, Ноябрьдә «Идел егетләре» ансамбленең эшчәнлегенә-40 ел тулуга багышланган зур кичә көтелә.
Ләлә Зәйнуллина, Рәфкать Зиятдинов.